Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Лоҗы авылында яшәүче Хәниф Нургали улы Арслановка бу көннәрдә 80 яшь тулды.

08 октября 2021, 08:00

335

0

0

Югары Лоҗы авылында яшәүче Хәниф Нургали улы Арслановка бу көннәрдә 80 яшь тулды.

Югары Лоҗы авылында яшәүче Хәниф Нургали улы Арслановка бу көннәрдә 80 яшь тулды.
Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син туган җиреңә тугры кеше, авылдашлар арасында абруй казанган шәхес. 80 яшең тулганда да күңелең яшь әле синең. Тормыш юлың сокланырлык, матур. Безне игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшисең. Безнең кадерле әтиебез син, оныкларыңның яраткан бабалары. Киләчәктә дә туган йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, өмет-ышанычыбызны аклаучыбыз булып яшә. Рәхмәт сиңа, әти, мәрхәмәтле олы йөрәгеңә, рәхмәт һәрчак балкып торган йөзләреңә, алтындай киңәшләреңә. Бәхетле, матур картлык, җан тынычлыгы, сәламәтлек, сөенечле гомерләр телибез.
Алда сине тыныч
картлык көтсен,
Гел шатланып яшә
дөньяда.
Без бәхетле,
таянырлык кеше,
Кадерлебез тик
син булганга.
Сәламәт булып,
кайгы-хәсрәт күрмә,
Гомер көзен тыныч
каршыла.
Рәхмәтебезне әйтеп,
газизебез,
Баш иябез синең
каршыңда.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың. Безнең теләкләргә кода-кодагыйлар да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев