Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Мәлем авылында гомер итүче Ильяс Ранат улы Солтановка 16 ноябрьдә 50 яшь тула.

15 ноября 2018, 16:19

768

0

0

Энем, сине чын күңелемнән күркәм юбилеең белән котлыйм. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның игелекләрен күреп, тормыш иптәшең белән тигезлектә бәхетле, озын гомер кичерүеңне телим. Алга таба да туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын, бүгенгедәй көләч йөзле, шат күңелле булып, бәрәкәттә һәм муллыкта озын-озак гомер ит. Тормышның һәр мизгеленнән, һәр көненнән тәм табып яшәргә насыйп булсын. Тормышыгыз бөтен, гаиләгез тату булсын, туганнар белән һәрвакыт аралашып, безнең күңелләргә ямь өстәп, үзеңнең барлыгың белән куандырып яшә әле.
Гомер юлың озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең.
Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә, безгә кирәк син.
Бетмәс бәхет сиңа юлдаш булсын,
Күтәренке булсын күңелең.
Шатлык-куанычлар белән генә
Үтсә иде калган гомерең.
Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
Иң изге теләкләр белән абыең Ришат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев