Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Мәлем авылында гомер итүче Марат Гасыйм улы Талиповның 20 гыйнварда күркәм юбилее.

18 января 2019, 09:35

761

0

0

«Әти кеше нинди булырга тиеш?»- дип сорасалар, без беравыздан: «Безнең әтиебез кебек!»- җавап кайтарыр идек. Без бәхетле балачак кичердек, гаилә бишегебез тыныч, нигезебез ныклы, ышанычлы. Нинди генә киңәш белән килсәң дә, олы йөрәкле, алтын куллы әтиебездән, юк,  дигән сүзне ишетмәдек. Безне кадерләп, саклап, яклап яшәгән әтиебезнең сабыр, тыныч холкы җаннарыбызны иркәли. Ярдәмчел, ихтирамлы булганы өчен күршеләр дә, туганнар да, дуслары да хөрмәт итә.
Яраткан әтиебез, кадерле тормыш иптәшем! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелек-ле, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта,  әниебез янәшәсендә яшәвеңне телибез.
Әтиебез, диеп әйткән чакта,
Бер баш үскән кебек тоелдык.
Кадерлебез, гомер бәйрәмеңә
Сөенә-сөенә бүген җыелдык.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы олы йөрәк.
Иң изге теләкләр белән сине яратып һәм хөрмәт итеп балаларың, әниебез. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев