Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Мәлем авылында гомер кичерүче Әзһәм Рафаэль улы Гыйбадуллинга 6 мартта 55 яшь тула.

06 марта 2020, 08:41

262

0

0

Газиз кешебез, гомер бәйрәмең көнендә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Син гаилә нигезебезнең тоткасы да, киңәшчебез дә, авыр вакытларда ярдәм кулы сузучыбыз да, таянычыбыз да, терәгебез дә. Гаиләм, балаларым дип тырышып яшисең. Безнең өчен кайгырып, безгә ярдәм итеп яшәгәнең өчен сиңа олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Әниебез белән без - өч кызыгызны тәрбияләп үстердегез, белем бирдегез, олы тормышка аяк бастырдыгыз. Киләчәктә дә йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, өмет-ышанычыбызны аклаучыбыз булып яшәгез әле.  Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әниебез белән тигез тормышта бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз, киләчәгең матур, кояш кебек якты булсын. Оныклар тавышыннан гөрләп торган нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын.
Син булганга тормышыбыз матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Җирдә кояш кирәк булган кебек,
Син дә безгә шулай бик кирәк.
Телибез без сиңа олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!
Иң изге теләкләр белән  кызларың-кияүләрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев