Зәй офыклары

Югары Мәлем авылында яшәүче Азат Гасыйм улы Талиповның 13 апрельдә күркәм гомер бәйрәме.

Общее, 12 апрель 2018 - 15:52
146
0
0

Кадерлебез! Сине ихлас күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Син көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел.  Гаиләңне, туганнарны, әткәй-әнкәйне хөрмәтләп, кадерләп яшисең, күп еллар буе сыналган туганлык җепләребез бүген дә нык, ышанычлы. Без сине гадилегең, җитезлегең, уңганлыгың, кешелекле-кечелекле, олы җанлы, киң күңелле булганың өчен яратабыз, хөрмәт итәбез. Нинди генә эшкә тотынсаң да, син тәвәккәл, тырыш булуың белән аны башкарып чыгасың. Башкарган һәр эшеңнең тәмен-ямен тоеп яши беләсең. Алга таба да Ходай исәнлек-саулыгыңны биреп, гаиләңә, балаларыңа терәк, кирәк булып, тигезлектә, көч-куәт белән  бәхет-шатлыкка куанып яшәргә язсын. Башлаган эшең һәрвакыт уң, баскан адымнарың нык булсын.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән  абыең Марат һәм сеңлең Алсу гаиләләре. Шулай ук бу теләкләргә
әткәй-әнкәй дә бик теләп кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: