Зәй офыклары

Югары Мәлем авылында яшәүче Елена Сергеевна Батьковага 26 мартта 60 яшь тула.

Общее, 20 март 2020 - 08:37
117
0
2

Кадерле кешебез - Зәйнең Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе кызы.  Яшьлегендә аеруча да җитдилек, тирән белеп, төгәллек таләп итә торган  хисапчы һөнәрен сайлый ул.  Озак еллар җәмәгать туклану комбинатында, Ленин исемендәге колхозда хисапчы булып хезмәт куйды.  Хезмәттәшләре белән дә уртак тел табып, дусларча аралашып, ярдәмләшеп эшләде ул. Әмма иң яраткан, күңелемә бик тә якын булган һөнәрем дип ул үзе  мәктәп китапханәчесе булып эшләгән елларын атый.   2002 елдан Югары Мәлем мәктәбе китапханәчесе булып эшләп, укучыларның иң яраткан, иң якын кешесенә әйләнде.  Укучылар  гел аның янында булды.  Бүгенге көндә иң зур куанычым, иң зур шатлыгым – оныгым Тигран, ди ул.
Җиһанның бөтен гүзәллеген үзенә җыйган тормыш иптәшем, туганыбыз, сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Олы йөрәкле, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы, тормыш җилләре какканда ышыкланыр, сыеныр учагыбыз син. Янәшәбездә безне кайгыртып яшәүче кешебез булу белән без чиксез бәхетле. Гомереңнең һәр мизгеле шатлыклар гына алып килсен сиңа. Тормышыбызга ямь өстәп, һәрберебезнең күңел җылысын тоеп, киләчәктә дә тигезлектә, сәламәтлектә, иминлектә яшәвеңне телибез.
Озын гомер бирсен Ходай,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың.
Кочак-кочак шатлык-куанычлар
Алып килсен туар таңнарың.
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән тормыш иптәшең Михаил.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: