Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Мәлем авылында яшәүче Марат Гасыйм улы Талиповның 20 гыйнварда гомер бәйрәме - туган көне.

18 января 2019, 09:34

769

0

0

Кадерле улыбыз һәм абыебыз! Син җаның-тәнең белән эшкә бирелгән кеше, үз эшеңне яратып, җиренә җиткереп башкарасың. Төпле, ныклы кыйблалы булганың өчен барысы да хөрмәт итә үзеңне. Гаиләдә ышанычлы ир, ныклы таяныч, үрнәк әти, шәфкатьле туган да син. Җор телең, моңлы тавышың белән күңелләрне иркәлисең. Якты өметләр, шат күңелең  белән яшәвең безгә ышаныч, киләчәккә ныклы адымнар белән атларга өмет бирә. Уңганлыгың, булганлыгың исә җырларга кушып җырларлык. Олы җанлы, мәрхәмәтле, туган җанлы, ярдәмчел, ачык йөзле, дуслыкның кадерен белүче илаһи зат син. Без сине ихтирам итәбез, яратабыз.Җиһанга ак кар яуган кышкы көнгә үзгә ямь өстәп тугансың. Кадерлебез, сине ихластан күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Гаилә иминлеге, бәхет-сәгадәт, балалар игелеге, ныклы сәламәтлек белән тигез тормышта яшәргә насыйп булсын. Тормыш иптәшең белән бер-берегезгә кирәк булып, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, балалар бәхетенә куанып яшәргә язсын.
Без телибез сиңа һәрвакытта
Яшәү көче, бетмәс егәрлек.
Рухи ныклык бирсен сиңа Ходай
Гомер тауларына менәрлек.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җанлы, изге күңелең өчен
Барыбыздан зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, энең Азат
һәм  сеңлең Алсу гаиләләре.
Шушы көннәрдә безнең кадерле туганнарыбыз Рәмилә һәм Инсафның да туган көннәре. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, матур киләчәк, эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, якты өметләр теләп калабыз.
Бәйрәмегезнең матур хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез сезне чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.              

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев