Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Мәлем авылында яшәүче Җәмил Сәхап улы Абзаловка 1 майда 80 яшь тула.

29 апреля 2020, 09:40

392

0

1

Кадерлебез, сине шушы олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз.
Әтиләрен сугышта югалткан башка сугыш чоры балалары күргән авырлыклар синең җилкәңә дә төшкән. Әтиеңне фотоларыннан гына күреп үссәң дә, син тормышта үз юлыңны, үз кыйблаңны табып, гадел хезмәт көче белән яшәдең. Олыгаеп барганда авыр югалтулар кичерсәң дә, югалып калмадың, бирешмәдең. Без - балаларыңа үрнәк булып яшәдең. Өч балаңа да югары белем алырга мөмкинлек тудырып, авыл җиренә мәхәббәт тәрбияләп үстердең. Бу дөньяда җылы оябыз, тату гаиләбез, дәрәҗәбез, кадеребез бар икән - болар барысы да синең тырышлыгың, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгән. Сиңа тормыш ваклыкларын жиңәрлек рух күтәренкелеге, искәрмәс болытларны куардай иман байлыгы, елларга бирешмәс саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк  тибешең.
Матурлардан матуррак  булсын
Гомереңнең калган өлеше.
Һәрбер иртә сине   куандырып,
Шатлык белән яңа таң  атсын.
Күзләреңне сагыш яше  түгел,
Шатлык яше генә  чылатсын.
Куанычлар гына алып  килсен,
80 яшең - олы бәйрәмең.
Сиңа бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар  бәйләмен.
Иң изге теләкләр белән кызың-киявең, ике улың һәм киленнәрең, 7 оныгың, 10 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев