Зәй офыклары

Югары Мәлем авылында яшәүче әниебез Бибисания Илһам кызы белән әтиебез Зәкиҗан Нурмөхәммәт улы Насыйровларның бергә гаилә корып яшәүләренә 4 ноябрьдә 55 ел була.

Общее, 2 ноябрь 2018 - 09:53
176
0
0

Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелдән матур гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Без - балаларыгызны җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, горур яшәргә өйрәттегез. Бер-берегезне ярты сүздән аңлап, тату, матур яшәвегез белән безгә үрнәк сез. Ярты гасыр вакыт үтеп, күпме авырлыклар, сынаулар аша узып та, күңел халәтегез үзгәрмәгән. Туган йортыбызга сагынып, очып кайтабыз. Монда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы, зирәк әтиебез каршылый. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак янса иде. Сез булганда, без очар канатлы, шат күңелле, бәхетле булырбыз. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, онык-ларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Сокланырлык гомер юлы үттегез,
Терәк булып безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшисез сез,
Куанасыз һәрбер уңышка.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: