Зәй офыклары

Югары Мәлем авылында яшәүче Нәсим Зәкиҗан улы Насыйровны матур юбилее белән котлыйбыз

Общее, 1 март 2019 - 08:51
235
0
1

Кадерле киявебез, олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле,  ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балаларың бәхетенә сөенеп яши беләсең. Алдагы көннәреңдә дә бары  бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, имин тормышта яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Раушания белән гомер-гомергә бер-берегезгә терәк булып, иңне-иңгә куеп, тигез, матур озын  гомер кичерергә язсын. Улыгыз Нәфис, кызларыгыз  Регина, Диләрәне үстереп, олы тормышка бастырырга, аларның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын. Минем кызымны үзеңә яр итеп алганың өчен, үзеңә пар иткән өчен, бар иткәнең өчен сиңа бик зур рәхмәт.
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен, сузып кулларын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән әбиең Разия. Бу котлауларга Назиф,  балалар, кияүләр, оныклар да кушыла.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: