Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Мәлем авылында яшәүче Разия Тәүҗип кызы Рамазанованың 1 июньдә туган көне.

31 мая 2019, 08:47

609

0

0

Кадерлебез безнең! Син өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме! Елларга баш бирмисең, һаман да шундый ук тынгысыз, эшсөяр син. Кулларың алтын, эшсез тора алмыйсың, нинди генә гүзәллек тудырмыйсың. Бакчабызда аллы-гөлле чәчәкләр, өебез тулы гөл, табыныбыз мул. Алтын кулларың сызлауны, тынгысыз җаның ару-талуны белмәсен, һәр туар таң сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, искәрмәс куанычлар, уңышлар алып килсен, барлык теләкләрең тормышка ашсын. Тигезлектә, якыннарыңның игелеген күреп гомер итәргә язсын. Таңнарның алсуын, тормышның матурын, нурлысын, тагын да шатлыклысын теләп калабыз.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы зур йөрәк.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың, тормыш иптәшең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев