Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Мәлем авылында яшәүче Шәрифель Гаяз кызы Сәхабетдиновага 29 сентябрьдә 70 яшь тула.

28 сентября 2018, 09:31

712

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең - олы юбилеең белән котлыйбыз. Син без - балаларың, якыннарың, туганнарың өчен гомер буе җан атып яшисең. Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Синең олы йөрәгеңә барыбызның да шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре сыйган. Ходай сине исәнлек-саулыктан аермасын, теләгән теләкләрең чынга ашсын. Кадерле әниебез, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез, бәхетле имин тормыш телибез. Йортыбызның яме булып, балалар һәм оныкларыңның игелеген тоеп, озын гомер кичерергә язсын.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әни, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең-киленең, оныкларың, оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев