Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Мәлем авылында яшәүче Зөбәрҗәт Зөфәр кызы Шиһапованың 1 гыйнварда юбилее узды.

15 января 2021, 08:24

240

0

0

Югары Мәлем авылында яшәүче Зөбәрҗәт Зөфәр кызы Шиһапованың 1 гыйнварда юбилее узды.

Әнкәй урынына калган апам,
Язлар кебек жылы карашы.
Күзгә күренмәгән жепләр бәйли
Туган белән туган арасын.
Утыр әле, апам, яннарыма,
Искә алыйк узган көннәрне,
Арасыннан әнкәй карап торган
Тәрәз төбендәге гөлләрне.
Югары Мәлем авылында яшәүче апабыз Зөбәрҗәт Зөфәр кызы Шиһапова салкын гыйнвар аенда туса да, аның кебек җылы, киң күңелле кеше сирәктер ул. Олы апабыз - барлык туганнарны үзенә җыеп туплап торучы. Авыр вакытта да иң беренче булып ярдәмгә килүчебез ул. Хәзерге вакытта Зөбәрҗәт апа Чаллы шәһәрендә дини институтта югары белем ала. Биш вакыт намазын калдырмый. Шуңа күрә оныклары Дилә белән Зилә өчен ул ак әби, дисәк тә, бер дә ялгыш булмас.
1 гыйнвар көнне апабызның 60 яшьлек юбилее булды. Кадерле апабыз! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйбыз. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән  бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 60 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күргәнсең, әмма сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй кызлар үстереп, хәзер кызларың, оныкларың уртасында балкып утырасың. Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күп еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, тормыш иптәшең, эне-сеңелләрең исеменнән сеңлең Гүзәлия. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев