Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Мәлем мәктәбе укытучылары Зөлфирә Зөфәр кызы Гыйбадуллина һәм Айрат Макасим улы Солтановны 60 яшьлек юбилейлары белән котлыйбыз.

03 июня 2022, 06:30

430

0

0

Югары Мәлем мәктәбе укытучылары Зөлфирә Зөфәр кызы Гыйбадуллина һәм Айрат Макасим улы Солтановны чын күңелдән 60 яшьлек юбилейлары белән котлыйбыз.
Без аларны киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле хезмәттәшләребез буларак беләбез. Алар икесе дә Алабуга педагогика институтын тәмамлап, 1984 елда Югары Мәлем мәктәбенә эшкә кайталар. 37 ел гомерләрен шушы мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладылар. Зөлфирә Зөфәровна шуның 21 елын уку һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Айрат Макасимович физика, математика дәресләрен укыту өстенә, оста баянчы буларак җыр дәресләрен дә алып бара.
Зөлфирә Зөфәровна һәм Айрат Макасимовичның укыткан укучылары аларга рәхмәтле. Аларның хезмәте хөрмәткә лаек. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхет, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
Мактауларга лаек укытучы!
Ул бар җиһанга белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул,
Зиһеннәргә аңнар төрүче.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Изге теләкләр белән Югары Мәлем мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев