Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Пәнәче авылында гомер кичерүче Мария Григорьевна Шакировага - 80 яшь

13 февраля 2019, 10:38

629

0

2

Әлеге күркәм бәйрәме уңаеннан газиз кешебезгә иң матур теләкләребезне җиткерәбез.
Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Йортыбызның нуры, өмет кояшыбыз син, ачык йөзле, уңган хуҗабикә булуың өстенә, син әле әтиебезгә яхшы тормыш иптәше, балаларыңа сөекле әни һәм яраткан әби дә. Гомер юлыңда төрле авыр вакытлар булгандыр, тик син аның берсен дә безгә сиздермәдең, беркайчан да зарлану-уфтануны белмәдең. Туган йортыбызга кайчан кайтып керсәк тә, ишегең ачык, ачык йөзең белән каршы аласың, озатып каласың. Яхшы күңелле, туганчыл булганга барысы да сиңа тартылып торалар. Янәшәбездә син булганга күңелләр шат. Алга таба да безнең шатлык-куанычларга куанып, безне сөендереп гомер ит. Сиңа җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Тагын озын-озак еллар балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз.
Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык,
Тели сиңа килен-улларың.
Әниебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матурырак булсын
Гомереңнең калган өлеше.
Маңгаеңда сырлар - үткән еллар,
Борчуларың эзе - ак чәчең.
Барлык балаң, әни, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 80 яшең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев