Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Пәнәче авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Мәрьям Фәхретдин кызы Рәхимовага 28 апрельдә 80 яшь тула.

24 апреля 2020, 08:31

361

0

0

Әниебезгә әле беркем дә 80 яшьне бирми. Чөнки ул әле  дә чигүен дә тота, оекбашын да бәйли, тәмле-тәмле бәлеш-пирогларын да пешерә. Барлык туганнарын үзенә җыйнап, аларга кадер-хөрмәт күрсәтүче – төп йорт хуҗасы ул. Өебездә матур гөлләр үстереп, чиста-пөхтә яши белүе белән дә үрнәк  әниебез. Өч баласын укытып, олы тормышка әзерләп, аларны да тәүфыйклы һәм мәрхәмәтле итеп үстерделәр алар әтиебез белән. Ялгыз калганына да  15 елдан артык инде. Тик әниебез сынауларга бирешмичә, безгә терәк һәм кирәк булып, төп йортның җылысын саклый. Без сөенә-сөенә җыйналабыз әниебез янына. Дүрт оныгын да бик-бик ярата әбиләре. Күңеле чиста булгач, күршеләре, авылдашлары да хөрмәт итәләр аны.
Синдәй әни булу – олы бәхет бит ул! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, саулыкның иң олысын телибез. Балаларың һәм оныкларыңның бары шатлыклы хәбәрләрен генә ишетеп,  аларның уңышларына куанып, туганнарыңның җан җылысын тоеп яшәргә язсын сиңа. Ихлас күңелдән гомер бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Син әле безгә бик-бик кирәк!
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Зур рәхмәтләр әйтеп баш иябез,
Бүген 80 яшең тулганда.
Син булганда без бик бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән 3 балаң, кияү-киленнәрең, 4 оныгың һәм барлык туганнарың исеменнән кызың Зөлфия, киявең Марат һәм оныгың Алмаз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев