Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Пәнәче авылында яшәүче кадерле әниебез һәм әтиебез, әби-бабабыз Мария Григорьевна белән Җәмил Гариф улы Шакировларны бриллиант туйлары белән котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.

25 февраля 2021, 15:39

228

0

0

Югары Пәнәче авылында  яшәүче кадерле әниебез һәм әтиебез, әби-бабабыз  Мария Григорьевна белән Җәмил  Гариф улы Шакировларны бриллиант туйлары  белән котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.

Кадерле, газиз кешеләребез 60 ел бергә пар канатлар булып, матур, үрнәк гомер кичерәләр. 60 ел бергә гомер итү бәхете бик сирәкләргә генә тия.  Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә.  Еллар узган саен без аларга карап сок-ланабыз. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшиләр. Без - балаларын җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстерделәр, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, горур яшәргә өйрәттеләр. Туган йортыбызда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы, зирәк әтиебез каршылый. Әниебез аш-суга бик оста, өстәлендә һәрвакыт тәмле ашлары, камыр ризыклары булыр, бик матур итеп җырлый да ул. Әтиебез дә бик ярдәмчел, киң күңелле, авылдашларга һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып яши.  
Кадерлеләребез, Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, бергә озын гомер итәргә язсын. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак янса иде. Сез булганда, без очар канатлы, шат күңелле, бәхетле булырбыз. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. 
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш  арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк  булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән  
балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев