Зәй офыклары

Югары Пәнәче башлангыч мәктәбе хезмәткәре Рәзинә Хәниф кызы Харисовага 6 гыйнварда 55 яшь тулды.

Общее, 10 гыйнвар 2020 - 09:16
167
0
1

Пәнәче мәктәбендә күпьеллык тырыш хезмәт куйган, тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган,  авылдашларының зур ихтирамын казанган Рәзинә Хәниф кызын матур юбилее белән ихлас йөрәктән котлыйбыз. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр  күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген тоеп, шатлык-куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез  Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Юбилейның матур  хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Барыбыз да бергә  җыелып.
Ихтирам белән Кадер  һәм Пәнәче мәктәбе коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: