Зәй офыклары

Югары Шепкә авылында гомер итүче кадерле кешебез Гыйльмехан Сәгъди улы Бәдретдиновны чын күңелебездән туган көне – гомер бәйрәме белән котлыйбыз.

Общее, 19 июнь 2020 - 10:05
253
0
0

Газиз әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем! Син безнең йортыбызның тоткасы. Күпләр сокланырлык үрнәк тормыш юлы үтәсең. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле син. Гаиләбездә һәрвакыт безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да син. Гомер буе тормышыбыз җитеш, дөньябыз түгәрәк булсын дип яшисең.  Кадерлебез, киләчәктә дә сау-сәламәт булып, безгә шулай терәк булып, җан тынычлыгы белән, тигезлектә озак еллар бергә гомер кичерергә язсын. Әти, безнең өчен бик тә якын, бик тә кирәкле син. Әни белән бергә парлашып, йортыбызның маягы, киңәшчебез булып, тормышыбызны ямьләп озак яшәсәгез иде.  

Яшә әле бер дә бирешмичә,

Баш имичә кырыс  җилләргә.

Яшә җирдә язгы гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

Бүгенгедәй матур, көләчбулып,

Нык-нык басып җирдә яшә син.

Озак еллар сау-сәламәт булып,

Яшен булып күкрәп яшьнә син!

Бәхет теләп һәр көн таңнар атсын, 

Кояш көлсен күңел күгеңдә.

Теләкләрнең иң-иң изгеләрен

 Без юллыйбыз туган көнеңдә.

Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлнара, Гүзәл, оныкларың Азалия, Камил, Аделина. Безнең теләкләргә әниебез дә

кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: