Зәй офыклары

Югары Шепкә авылында гомер итүче хөрмәтле кодабыз Ришат Галимҗан улы Шәрәфиевның 5 октябрьдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.

Общее, 4 октябрь 2018 - 13:49
267
0
0

Кода! Юбилеең белән сине ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, тормышның куанычлысын, кайгы-борчуларсыз көннәр, кояш нурларыдай якты иртәләр  телибез. Күркәм гомер юлы узган шәхесләрнең берсе син,  кешелеклелегеңә, сабырлыгыңа таң калабыз. Тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да,  кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, туган-тумачаларыңны, дусларыңны сыендырып, кодагый белән мәхәббәт жимешләрегез- өч сылу кызларыгызның күңел җылысын тоеп, шатлыклы мизгелләрен генә күрергә насыйп булсын.  Тигезлектә, пар канатлар булып, озак гомер кичерергә язсын.
50 яшь ул - күп тә, аз да,
50 яшь ул — олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.
 Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң  изге теләкләр белән Җәлил бистәсеннән кодагыең Раушания,  Азалия, кызың Эльвира-киявең Руслан, Нурлаттан зур кодагыең, Линар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: