Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Шепкә авылында гомер итүче Ринат Габбас улы Яруллинны чын күңелдән 50 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз.

17 декабря 2018, 08:20

741

0

0

Кадерле туганыбыз, олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле,  ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балаларың бәхетенә сөенеп яши беләсең. Алдагы көннәреңдә дә бары  бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, имин тормышта яшәвеңне телибез. Тормыш иптәшең Ләйсирә белән гомер-гомергә бер-берегезгә терәк булып, иңне-иңгә куеп, тигез, матур озын  гомер кичерергә язсын.  Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын. Бүгенгедәй яшь, күтәренке күңелле булып кал.
50 яшь - ул күп тә, аз да,
50 яшь - ул олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.
 Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Бәхеттә дә, шатлыкта да кеше,
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән Низамеевлар, Нәбиуллиннар гаиләләре исеменнән
сеңлең Раушания. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев