Зәй офыклары

Югары Шепкә авылында яшәүче Гыйльмехан Сәгъди улы Бәдретдиновка 21 июньдә 65 яшь тула.

Общее, 20 июнь 2019 - 15:30
177
0
0

Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, бабабыз, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке кәеф телибез. Алдагы гомереңне дә күтәренке күңел белән, ныклы тормыш терәге, балаларыңның таянычы, оныкларыңның яраткан бабасы булып, бәхеттә үткәрергә язсын.  Ныклы нигезебезнең уты беркайчан да сүнмәсен, пар канатлы булып, мул табынлы, бәрәкәтле тормышта озын-озак яшә әле. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы һәм яшь булып кал. Бергә-бергә тагын озак еллар күңел тынычылыгы белән, балалар, оныклар бәхетенә куанып, әниебез белән тигезлектә озын-озак гомер итәргә язсын. Барыр юлларың озын, көннәрең имин булсын, җан тынычлыгы белән, сәламәтлектә  гомер итәргә насыйп булсын.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлфия, Гөлнара, Гүзәл, оныкларың Камил, Азалия, Аделина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: