Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Гыйльмехан Сәгъди улы БӘДРЕТДИНОВНЫҢ 21 июньдә туган көне булды

22 июня 2018, 13:36

849

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син балаларыңа үрнәк әти, әниебезгә ныклы терәк, оныкларыңа сөекле бабай булып матур гомер кичерәсең.  Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын өчен җан атып яшисең. Шөкер, тормышыбыз бөтен, мул. Шушы рәхәтне булдырган кулларың сызлауны, тынгысыз җаның ару-талуны белмәсен. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече,  бәхетле, тигез гомер  телибез.  Үзеңнең төпле, акыллы киңәшләреңне биреп, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерүеңне телибез.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син!

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,                                                                            

Тормышыңда булсын бәрәкәт.                                                                                                   

Олы җаның, изге күңелең өчен                                                                                            

Барыбыздан сиңа зур рәхмәт!                                                                                   

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлфия, кызларың Гөлнара, Гүзәл,

оныкларың Камил, Азалия, Аделина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев