Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Гыйльмехан Сәгъди улы Бәдретдиновны чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз.

25 июня 2021, 09:42

525

0

1

Югары Шепкә  авылында яшәүче Гыйльмехан Сәгъди улы Бәдретдиновны чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз.

Кадерлебез! Гомер бәйрәмең көнендә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Син гаилә нигезебезнең тоткасы да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Әниебез белән ике кызыгызны тәрбияләп үстереп, белем бирдегез, олы тормышка аяк бастырдыгыз. Киләчәктә дә йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, өмет-ышанычыбызны аклаучыбыз булып яшә. Балалар-оныклар тавышыннан гөрләп торган нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Әниебез белән пар канатлы, тигез  булып, саулыкта, муллыкта гомер кичерергә, балалар бәхетенә төренеп яшәргә язсын. 
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен. 
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлнара, Гүзәл, оныкларың Камил, Азалия, Аделина. 
Безнең теләкләргә әниебез Гөлфия дә кушыла. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев