Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлфия Нурулла кызы Бәдретдинованың 27 майда 65 яшьлек юбилее.

25 мая 2018, 08:22

754

0

0

Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлфия Нурулла кызы Бәдретдинованың 27 майда 65 яшьлек юбилее.

Озак еллар авыл янәшәсендәге кирпич заводында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм зат, без балаларын да әнә шулай хезмәт сөеп үсәргә өйрәтте. Авыл халкының да сине хөрмәтләп яшәвен күреп куанабыз әнием.
Кадерлебез безнең, сиңа 65 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит.
Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әтиебез Гыйлемхан белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез.
Ата-ана өчен бала, инде үзе әти, әни булса да, барыбер бала. Без бүген дә сезне күрүгә  кайчандыр беренче адымны атлаганда ничек куанган булсак, шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән булсак, шундый сөенү хисен тоябыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Изге теләрләр белән кызлары Гөлнара, Гүзәл, оныклары Камил, Азалия, Аделина.
Бу теләкләргә әтиебез Гыйлемхан да кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев