Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Люция Мөнәвир кызы Сафиуллинага 7 февральдә 50 яшь тула.

02 февраля 2018, 09:30

959

0

0

Югары Шепкә авылында яшәүче Люция Мөнәвир кызы Сафиуллинага 7 февральдә 50 яшь тула.

Кадерле әнкәебез, тормыш иптәшем, әбиебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булганың өчен рәхмәт сиңа. Йортыбызның нуры булып, әтиебез белән татулыкта, җылы оягызга безне җыеп, ярдәм итеп, кайтсак-китсәк каршы алып, сый-хөрмәт күрсәтеп, озатып каласыз. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларыгыз, оныкларыгыз белән нигезебез тулып, гөрләп торсын иде. Әниебез, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез гомер, балаларың, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп,  әтиебез белән бәхетле картлык кичерүеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардай якты, гөлдәй гүзәл,
Синең белән, әни, өй ямьле.
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Иң изге теләкләр белән улың Илназ, кызың Гөлназ, киявең Әлфис, киленең Гүзәлия, оныкларың Ильяс, Адилә,  Айсылу. Безнең теләкләргә
әтиебез дә кушыла. 3

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев