Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Әнәс Җамали улы Борһановка 20 октябрьдә 80 яшь тула.

18 октября 2019, 08:29

651

0

1

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Синең тормыш юлың мактаулы хезмәт еллары белән үрелгән. Гомерең буе авыр, әмма мактаулы  хезмәттә  – укытучы булып  эшләдең. Хезмәтеңне төгәл итеп башкардың, көчеңне, вакытыңны кызганмадың. Син тормышта күпне күргәнсең, әмма сынмагансың, сыгылмагансың.  Киләчәктә дә елларга баш бирмичә, бәрәкәттә,  җан тынычлыгы белән гомер кичерергә язсын. Туар таңнарың өметле, көннәрең куанычлы, тәнең сәламәт булсын. Йортыбызның яме булып, озын гомер ит. Сиңа ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның бәхетен күреп,  аларга куанып, безнең арада шатланып яшәвеңне телибез.
Озын тормыш юлы үттең, әти,
Киртәләр дә булды юлыңда.
Сыгылмадың, әти, горур булдың,
Җиңеп чыктың бит син барын да.
Син бәхетле булсаң, без бәхетле,
Без бәхетле булсак, син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.
Иң изге теләкләр белән улың-киленең, кызларың-кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев