Зәй офыклары

Югары Шепкә авылында яшәүче Рәфинә Мулланур кызы Мостафинаны гомеренең күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее!

Общее, 25 июль 2019 - 13:59
224
0
0

Кадерле сеңлем! Шушындый зур һәм матур бәйрәмең көнендә мин сиңа ихлас котлауларымны юллыйм. Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың син: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр һәм тыныч холыклы. Шуның белән бергә, нечкә күңелле, якыннарың өчен өзелеп торучы искиткеч кеше син. Һәркемне якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың. Безнең өчен җан атып гомер итәсең, һәрчак кайгыртып торасың. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып яши беләсең.  Киләчәктә дә якыннарыңны куандырып, тормыш иптәшең белән бер-берегезгә терәк булып, сәламәтлектә, имин һәм тыныч тормышта, балаларыгызга куанып гомер кичерергә насыйп булсын. Һәрвакыт шулай елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып кал.
Озын гомер бирсен Ходай,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың.
Кочак-кочак шатлык-куанычлар
Алып килсен туар таңнарың.
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.
Иң изге теләкләр белән Халидә апаң.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: