Зәй офыклары

Югары Шепкә авылында яшәүче Рәфхәт Бәзгытдин улы Бәзгытдиновка 19 февральдә 85 яшь тула.

Общее, 19 февраль 2021 - 08:21
225
0
0

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Төпле фикерле, хезмәт сөючән, олы җанлы, киң күңелле әтиебез! Гомерең буе хәләл көч, гадел хезмәт белән, тормыштан тәм табып яшисең. Без синең сабыр, гадел,  кешелекле булуың белән горурланып, яхшы сыйфатларыңны үрнәк итеп яшибез. Әниебезгә ныклы терәк, балаларыңа һәрчак ярдәм кулыңны сузучы әти, оныкларыңа яраткан һәм кадерле бабай син. Киләчәктә дә әниебез белән йортыбызның сүнмәс нуры булып, без - балаларыгызны, онык һәм оныкчыкларыгызын сөендереп, игелекләрен күреп, сау-сәламәт булып, хәерле, тыныч картлыкта, тигезлектә  гомер итәргә язсын сезгә.  Бүгенге бәхетле көннәр әле озак дәвам итсен. Гомер көзләрең мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын. 
Әти, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул -
Сәламәт һәм имин яшәвең.
Җирдә кояш балкыгандай, 
Син балкыйсың безнең күңелдә. 
Тормышыбыз синең белән матур,  
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызың-киявең, оныкларың, оныкчыкларың. 
Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла. 87.
Шулай ук тиздән әти-әниебезнең бергә гаилә корып яши башлауларына 60 ел булачак. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Авырлык-лар килгәндә дә бер-берегезне югалтмагансыз, төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер кичерәсез. Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: