Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Рәйхәт Тәүҗип улы Сафиуллинга 12 апрельдә 60 яшь тула.

10 апреля 2020, 08:26

404

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, сине шушы олы бәйрәмең белән тәбрикләп, нинди генә матур сүзләр әйтсәк тә, аз булыр кебек. Син гаиләбезнең тоткасы, балаларым дип ихластан куанып, барыбызны да кайгыртып яшәүче. Тормышны төптән җигелеп тарткан көчле ир асылы син. Без синең янәшәңдә, меңъяшәр имәннәргә ышыклангандай,  имин, тыныч гомер кичерәбез. Син – безнең олы терәгебез, таянычыбыз. Синдәй әти булу – олы бәхет, шатлык ул. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Балаларыңның, оныкларыңның бары шатлыклы хәбәрләрен ишетеп, уңышларына куанып, туганнарыңның җан җылысын тоеп, һәрвакыт үзеңнең кирәклегең, кадерле икәнеңне тоеп яшә. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мөсфирә, кызың Айгөл, улларың Илнур-Илдар,  оныкларың Ильвина, Илиза.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев