Зәй офыклары

Югары Шепкә авылында яшәүче Зәйнәп Дәүләт кызы Сәфиуллинага 28 гыйнварда 90 яшь тула.

Общее, 22 гыйнвар 2021 - 13:14
702
0
0

Әниебез - гомере буе колхозда эшләп, исәнлеген биреп, ихтирам һәм абруй казанган тыл ветераны. Әтиебез Тәүҗип белән үзләре кебек тырыш биш бала үстереп, тиешле тәрбия һәм белем биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Әниебезгә авырлыклар, бала кайгылары  күрергә, имгәнүләр алырга да туры килде, тик ул сыгылмады, сынмады, тормышның мәгънәсен табып яшәргә тырышты.  
Газизләрдән-газиз, дөньядагы иң кадерле кешебез! Сине ихластан олуг юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең - таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне hәм тормышны яратырга син өйрәттең. Төп нигездә барыбызны җыйнап, ялгызың гына гомер көзеннән атлыйсың. Кайткан саен тәмле аш-ризыклар пешереп каршы алганың өчен чиксез рәхмәтлебез. Син - йортыбызның  яме hәм нуры. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал!
Салкын карлы кышта 
                                    тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең — 
Без калабыз шушы теләктә
Иң изге, саф теләкләр белән  Разия-Назиф, Рәйхәт-Мөсфирә, Зөлфирә-Илшат, Флүр-Люция. Бу теләкләргә  онык-оныкчыкларың да кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: