Зәй офыклары

Югары Шепкә мәктәбе коллективын һәм барлык мәгариф хезмәткәрләрен Венера Закирова котлый

Общее, 5 октябрь 2020 - 07:00
294
0
0

Венера Закирова, Югары Шепкә мәктәбе директоры:

-Югары Шепкә мәктәбе коллективын, лаеклы ялдагы барлык ветеран укытучыларны, мәгариф идарәсе хезмәткәрләрен һәм мәгариф системасында эшләүче барлык белгечләрне һөнәри бәйрәмебез  - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Өлкән укытучыларга үз тәҗрибәләре белән теләп уртаклашканнары өчен, яшьләргә яңалыкларны тиз һәм дөрес кабул итеп, өлкәннәргә ул яктан ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтлемен. Без зур үзгәрешләр, яңалыклар чорында яшибез. Ләкин төп эшебез булып, балаларга белем һәм тәрбия бирү кала. Шушы җаваплы эштә барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм балаларны, эшегезне яратып башкаруыгызны телим.                                                 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: