Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Шепкә мәктәбенең физик культура укытучысы Раиф Хәсән улы Тучинны ихлас күңелебездән олы бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

02 февраля 2018, 09:28

886

0

0

Югары Шепкә мәктәбенең физик культура укытучысы Раиф Хәсән улы Тучинны ихлас күңелебездән олы бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Хөрмәтле Раиф Хәсәнович, Сез гомерегезне иң изге эшкә - балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз, хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкаручы затлардан. Тынгысыз һөнәрегез яшь буынны заман таләпләренә туры китереп, игелекле итеп үстерүгә юнәлдерелгән. Бар көчегезне, бар энергиягезне яшь буынны тәрбияләүгә юнәлттегез, үзегез сайлаган һөнәрегезне яратып, зур җаваплылык белән башкарасыз. Сез – укытучылар коллективында да, ата-аналар арасында да хөрмәткә лаек укытучы. Гомерегез мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән, тормышыгыз да сокланырлык. Гаиләгездә дә тынгысыз, уңган-булган тормыш иптәше, балаларыгызга мәрхәмәтле ата, оныгыгызга сөекле һәм яраткан бабай Сез. Без Сезне һәрбер алынган эшне җиренә җиткереп башкаручы, тәвәккәл, тырыш, сабыр зат итеп беләбез.
Раиф Хәсәнович! Күркәм бәйрәмегез белән котлап, хезмәт үренә менгән бу бәхетле минутларыгызда  сәламәтлек, рух күтәренкелеге, озын гомер телибез. Тынгысыз җаныгыз ару-талуны белмәсен, саулыкка тиенеп, муллыкта, тормыш иптәшегез Таһирә белән балалар һәм оныклар бәхетенә төренеп яшәргә язсын Сезгә.
Тынычлык булсын күңелегездә,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе Сезнең йөрәгегездә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Тигез барсын, озын булсын тормыш,
Бәхет елгалары мул аксын!
Хөрмәт белән мәктәп коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев