Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Шепкә мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Минзәлия Габбас кызы Низамиеваны чын күңелебездән күркәм бәйрәме – 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

27 марта 2020, 08:37

388

0

0

Хөрмәтле Минзәлия Габбасовна! Сез бөтен көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балалар укытуга багышладыгыз. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы, бала җанлы. Гади, кешелекле, ярдәмчел булганыгыз өчен балалар да ярата, коллектив та хөрмәт итә үзегезне. Гомер буе тырыш булдыгыз, авырлыклар алдында сынмыйча, сыгылмыйча күркәм гомер кичерәсез. Үз эшегезнең чын остасы, белемле, таләпчән чын укытучы Сез. Гаиләгез дә күпләр сокланырлык матур.  
Киләчәктә дә тормыш иптәшегез белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, балаларыгызның игелекләрен күреп, бәхетле, озын, тигез гомер кичерегез. Алдагы тормышыгызда күтәренке күңел, рух ныклыгы, гаилә бәхете, озын гомерләр телибез. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Гел елмаеп, көлеп яшәгез Сез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.
Хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев