Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Шепкәдә туып-үсеп, бүген Аксар авылында яшәүче Зөлфирә Тәүҗип кызы Абзалованы чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз.

03 августа 2018, 10:23

765

0

0

Кадерлебез, синең әле акыл, зиһен туплап, күңел байлыгыңны башкалар белән уртаклашып яши торган гүзәл чорың. Син моңа лаеклы килдең. Тормыш иптәшең Илшат белән көрәшче баһадирдай өч  ул үстереп, белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга, максат-хыялларын чынга ашырырга булыштыгыз. Сез әле дә аларга терәк, киңәшче, яшәү чыганагы. Кыз туганыбыз, безне тәмле ашлар белән каршы алып, кунак итәсең. Шулай киң күңелле, мөлаем, тормыш яратучан  бул. Балаларыңның бары шатлыклы хәбәрләрен ишетеп, уңышларына куанып, туганнарыңның җан җылысын тоеп, һәрвакыт үзеңнең кирәклегең, кадерле икәнеңне тоеп яшә, һәр мизгел сиңа шатлык кына алып килсен. Илшат белән тигезлектә бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, матур итеп яшәргә язсын.
Без – туганнар. Безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап,
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән Разия-Назиф,            Рәйхат-Мөсфирә, Флүр-Люция, балалар, оныклар.
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев