Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәебезнең мөхтәрәм кешесе – Интал Зәйнулла улы Хәмидуллин 15 декабрьдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

09 декабря 2022, 11:54

1289

0

0

Зәебезнең мөхтәрәм кешесе – Интал Зәйнулла улы Хәмидуллин 15 декабрьдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Без - районның ветеринария тармагы хезмәткәрләре ветераныбыз, күбебезнең остазы булган, олы хөрмәткә лаек Интал Зәйнулловичны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Ул - 40 елдан артык гомерен әлеге хезмәткә багышлаган зат, үз һөнәрен тирәнтен белгән, хайваннарның, терлекләрнең үз-үзен тотышына карап сәламәтлекләре торышын билгели ала торган белгеч.
Интал Хәмидуллин республикабызның Чүпрәле районында туып үсеп, Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган, шул чорда тормыш иптәше Энҗе ханымны очраткан һәм алар авыл хуҗалыгы, терлекчелек тармагында хезмәт юлларын Мөслим районында 1965 елдан башлаганнар. Ә Зәйгә күркәм гаилә 1972 елда килеп төпләнә, шул чордан бирле алар район ветеринария өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куялар. Бүгенге көндә Хәмидуллиннар лаеклы ялда, шәһәребезнең хөрмәтле кешеләре булып, 57 ел үрнәк, тату гомер кичерәләр.
Интал Зәйнуллович һәрвакыт тынгысыз хезмәте, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүе, җор телле булуы, коллективны бергә туплап, бер сулышта эшләргә күндерергә сәләтле булуы белән аерылып торды. Ул дүрт аяклы терек-лек ияләрен балалардай яратып, аларның саулыгы өчен зур җаваплылык тоеп эшләде. Эпизотолог буларак, хайваннар арасында күмәк авырулар килеп чыгуга юл куймау-да аның өлеше чиксез зур булды, без әле дә аның белән киңәшләшеп эшлибез.
Алга таба да Интал Хәмидуллинга тормыш иптәше Энҗе ханым белән күркәм гомер кичерүләрен, үзләре кебек дәвалаучы һөнәрен сайлаган кызлары, район үзәк дәваханәсенең тәҗрибәле шәфкать туташы Эльза, аның һәм улларының гаиләсенә, оныкларга сөенеп яшәүләрен телибез. Сәламәт булыгыз, иминлек сезгә, мөхтәрәм ветераныбыз!
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен сезнең йөрәк.
Сез безнең хөрмәтлебез,
Сез әле безгә кирәк.
Ихтирам белән Фоат Исламов җитәкчелегендәге “Зәй ветеринария берләшмәсе” ДБУ коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев