Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

“Заинскплодородие” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте генераль директоры Рим Вагыйзь улы Мингалинга 31 гыйнварда 60 яшь тула.

26 января 2018, 08:40

891

0

0

“Заинскплодородие” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте генераль директоры Рим Вагыйзь улы Мингалинга 31 гыйнварда 60 яшь тула.

Хөрмәтле Рим Вагыйзович, Сезне чын күңелдән матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Гади, кешелекле, ачык күңелле, игътибарлы  Сез. Шушы холык сыйфатлары хезмәт юлыгызны билгеләгән. Без Сезгә зур ихтирам белән карыйбыз, һәрвакыт теләктәшлек итәбез. Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә хезмәтегездә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт, рух ныклыгы, гаилә иминлеге теләп калабыз. Гаиләгез, якыннарыгыз янәшәсендә язларның илаһи нурын, җәйләрнең – җылылыгын, көзләрнең – юмартлыгын, кышларның аклыгын тоеп яшәгез. Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, саулыкта яшәргә, хезмәт уңышларына ирешергә, тормыштан тәм табып яшәргә язсын.  Тынычлык булсын күңелегездә, Эшләрегез барсын, гөрләсен. Гомер буе Сезнең йөрәгегездә Яшәү дәрте сүнми дөрләсен. Ныклы саулык, сүнмәс яшәү дәрте, Көч өстәлсен Сезнең йөрәккә. Бәхетегез тулып, ташып торсын - Без калабыз шушы теләктә. Иң изге теләкләр белән  “Заинскплодородие” коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев