Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зичәбаш авылында яшәүче Петр Николаевич Андреяновка 16 июльдә 70 яшь тула.

12 июля 2018, 15:10

720

0

0

Кадерле туганыбыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син без - туганнарың өчен өзелеп торасың. Йомшак, киң күңелле, туганнарым, дип җан атып, хәлләребезне  белешеп торучы, кайчан кирәк булса да, иң беренче ярдәмгә ашыгучы син. Син тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең, гади, эчкерсез, киң күңелле. Киләчәктә дә барыр юлларың озын, саулыгың ныклы, киләчәгең өметле, табыннарың мул, сыйлы булсын. Тормыш иптәшең Валентина белән балалар-оныкларыгызга куанып, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс куанычлар, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәвеңне телибез. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын. Һәрчак шулай ачык йөзле, күтәренке күңелле булып кал.
Яшик әле бергә-бергә
Суытмыйча йөрәк җылысын.
Бәхет дигән гүзәл төшенчәнең
Без телибез сиңа олысын.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән Селеверстовлар, Гориннар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев