Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зичәбаш авылында яшәүче, «Тугай» фольклор коллективының иң актив әгъзасы Валентина Федоровна Андриянованы 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

27 мая 2021, 15:30

370

0

0

Зичәбаш авылында яшәүче, «Тугай» фольклор коллективының иң актив әгъзасы Валентина Федоровна Андриянованы 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Алар тормыш иптәше Петр Николаевич белән Дүрт-Мунча җирлегенең иң актив өлкән парлары иде. Петр Николаевич ике ел элек вафат булды, Валентина Федоровна аны югалту ачысын кеше арасында булып, «Тугай» фольклор коллективына йөреп кичерә алды. Ул җирлекнең мәдәният тормышында да актив катнаша, ансамбльнең яшь әгъзаларына киңәшләре алтын бәһасенә тиң. Коллективта яраталар, хөрмәт итәләр аны.
Валентина Федоровна, матур юбилеегыз белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, сихәтлек, бәхет-сәгадәт, искәрмәс шатлыклар юлдаш булсын. Алга таба шулай актив, тормыш яратучан, көчле рухлы булып, «Тугай» фольклор коллективында озак еллар чыгыш ясарга язсын.
Куанычлар гына алып килсен
70 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Бар нәрсәдә булсын җитезлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Тирән хөрмәт белән Дүрт-Мунча мәдәният йорты
директоры Гөлнара Салихова. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев