Зәй офыклары

«Зәй» агрофирмасы «Игенче» хуҗалыгының баш хисапчысы, хезмәттәшебез Раушания Флер кызы Уразмановага 3 сентябрьдә 55 яшь тулды.

Общее, 4 сентябрь 2020 - 08:38
660
0
0

Кадерле хезмәттәшебез, сине чын күңелебездән шушы олуг юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәтеңдә тагын да зуррак уңышларга ирешүеңне һәм бәхетле озын гомер кичерүеңне  телибез. Синең йөзеңдә бервакытта да елмаю сүнмәсен. Якыннарыңның ихтирамын тоеп, шатланып, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, тормыш иптәшең Фәндүс белән тигез, бәхетле тормыш итүегезне телибез.
Син үз эшеңнең остазы. Эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплагансың, тирән белемле, оештыру сәләтенә ия, тырыш, сабыр холыклы, тормыш сукмакларын күркәм гамәлләр белән бизәп яшисең. 33 ел хисапчы һөнәрен бик яратып башкарасың. Алдагы көннәрдә дә эшләгән яхшылыкларыңның савапларын күреп яшәргә язсын.
Һәр көн сине котлап кояш   чыксын,
Сине котлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы,  яме булып
Калган еллар имин үтсеннәр.
Сиңа безнең чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түреңдә.
Шатлык, куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын  гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: