Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй районы Чыбыклы авылында гомер итүче Лилия Фәнил кызы Әхмәтҗанованың 28 июньдә туган көне - 45 яшьлек юбилее.

25 июня 2021, 08:44

457

0

3

Зәй районы Чыбыклы  авылында гомер итүче Лилия  Фәнил кызы Әхмәтҗанованың  28  июньдә  туган көне - 45 яшьлек юбилее.

Мөслим районы Иске  Сәет авылында туып, хәзерге вакытта Зәй районы Чыбыклы  авылында гомер итүче кадерле дустыбыз Лилия  Фәнил кызы Әхмәтҗанованың  28  июньдә  туган көне - 45 яшьлек юбилее.
Лилия! Гомер мизгелеңнең матур бәйрәме - хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чорына җиттең. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, балалар бәхете, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Сине олы бәйрәмең - юбилеең  белән чын күңелдән котлыйбыз!
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.
Изге теләкләр белән  гаилә дусларыгыз 
Исламовлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев