Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй районы Түбән Биш авылында туып үскән, хәзерге көндә Бохарай авылында гомер кичерүче безнең өчен бик тә якын булган туганыбыз, сөекле киленебез Тамара Владимировна Захарованың күркәм гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

23 июля 2021, 08:20

517

0

0

Кадерлебез, сине матур түгәрәк юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син  безнең гаиләгә килеп кергән көннән алып үзеңнең ипле холкың, зирәк киңәшләрең белән тормышыбызны тагын да матур, туганчылык җепләрен ныгытырга ярдәм иттең. Кайчан кайтсак та сезнең йорт көлеп тора, хуҗабикәнең уңганлыгын әйтеп тора ихата. Һәр туганга син тәмле телеңне, мул сыеңны кызганмыйсың. Һәрберебезгә синең күңел җылың җитә, беркайчан авырыксынганыңны тойганыбыз юк. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Киләчәк тормышта да тормыш иптәшең Пимен Семенович белән пар канатлы булып, бергә корган гаилә нигезегезне ныклы итеп саклап, балалар, оныклар игелеге күреп, туганнар рәхмәтенә ирешеп яшәвегезне телибез. Ходай сезне саулыктан аермасын, кайгы-хәсрәт сезнең йортны читләп үтсен. 
 Юбилеең белән кадерлебез,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсен бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән Зинаида.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев