Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә гомер итүче Габделбәр Самат улы Исрафиловка 21 февральдә 75 яшь тула.

21 февраля 2020, 09:16

371

0

0

Кадерлебез! Син безне ышанычлы канатың астында җил-яңгыр тидерми кадерләп үстердең. Бүген дә әниебез белән балаларыңны, оныкларыңны якты, җылы өебездә каршылап, барыбызны саклап, кадерләп яшисең. Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың: ачык йөзле, көчле рухлы, киң күңелле, сабыр кеше син. Гомерең буе төзелеш тармагында хезмәт куйдың, хезмәтеңдә макталдың. Бүген дә тынгы белмисең, һәрберебезгә ярдәмгә ашыгасың. Гомерең буе туганнарың, бала-оныкларың өчен җан атасың, тормышларын гел кайгыртып торасың. Рәхмәт сиңа, әти, мәрхәмәтле олы йөрәгеңә, рәхмәт һәрчак балкып торган йөзләреңә, алтындай киңәшләреңә. Киләчәктә дә сиңа тән сихәте, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез. Әниебез белән бер-берегезне саклап, сәламәтлектә гомер итәргә язсын.
Син бәхетле булсаң, без бәхетле,
Без бәхетле булсак, син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.
Син бит безнең өчен җылы кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-киявең, оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев