Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Евдокия Степановна Лукинага 12 мартта 90 яшь тулды.

13 марта 2020, 09:26

292

0

0

Кадерлебез, сине чын күңелдән олуг бәйрәмең белән котлыйбыз.  Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты йөзең, тәмле сүзләрең өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Яраткан әниебез, әбиебез, бүген дә  тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысы-кечесенә кешелекле, игелекле, абруйлы киңәшче син. Алдагы гомер юлларыңны шулай сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф, туган-тумачаларың, якыннарың, балалар, оныкларың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа!
Әни, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөняда!
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләрең белән кызларың, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев