Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә гомер итүче Хәмит Мөсәяп улы Камаловны 24 гыйнварда 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

24 января 2020, 08:38

431

0

0

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез син. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти,син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, әни белән балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак, тигез гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен -
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Иң изге теләкләр белән балаларың Илдус, Регина, Лилия, Илнар, оныкларың Сәфинә, Рәдиф, Язилә. Бу теләкләргә әниебез,  кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев