Зәй офыклары

Зәй шәһәрендә гомер итүче Зәйтүнә Сабир кызы Кашапованың 9 майда 80 яшьлек юбилее.

Общее, 8 май 2019 - 10:30
321
0
1

Кадерле, газиз кешебезне гомер бәйрәме белән чын йөрәгебездән тәбриклибез.
Шөкер, сигез дистәне ваклаганда да күңелең яшь әле синең, әниебез. Тормыш юлың сокланырлык матур. Син гомер буе төзүче булып эшләдең, Зәй төзелешендә синең өлешең зур, шуңа исемең һәрчак мактаулы булды. Дус-ишләр, туганнар, хезмәттәшләрең карусызлыгың, уңганлыгың, тырышлыгың өчен хөрмәт итте, үз итте сине. Әниебез, йомшак күңелле, күркәм холыклы, үзенең барлыгы белән тормышыбызны бизәүче, һәрберебезне кайгыртып яшәүче иң кадерле, иң якын кешебез син. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә.  Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыңның, оныкларың һәм оныкчыкларыңның игелекләрен күреп яшәргә язсын. Киләчәктә дә саулыкка тиенеп, имин таңнар каршыларга насыйп булсын.
Сокланырлык гомер юлы үттең,
Терәк булдың безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшәдең син
Һәм куандың һәрбер уңышка.
Иминлектә, тынычлыкта яшә,
Балалардан күреп игелек.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Бәхетең дә булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән улың Газинур-киленең    Венера, оныкларың Айдар-Диана, Айнур, Камил, оныкчыгың Ильмир.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: