Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә гомер кичерүче Мөнҗия Хәкимулла кызы Юсуповага 10 декабрьдә - 80 яшь

07 декабря 2018, 08:54

775

0

0

Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Йортыбызның нуры, өмет кояшыбыз син, ачык йөзле, уңган хуҗабикә булуың өстенә, син әле әтиебезгә яхшы тормыш иптәше,  балаларыңа сөекле әни һәм яраткан әби дә. Гомер юлыңда төрле авыр вакытлар булгандыр, тик син аның берсен дә безгә сиздермәдең, беркайчан да зарлану-уфтануны белмәдең. Һәрвакыттагыча төпле киңәшче, зирәк сердәшче булып кала бирдең. Йортыбызны балкытып, күңелләргә сүрелмәс нур сибеп яшәвең – безнең өчен иң олы бәхет. Янәшәбездә син булганга күңелләр шат. Һаман да безнең хакны хаклап, кече күңеллегең белән җаннарны эретеп яши белүең өчен мең рәхмәт сиңа, кадерлебез. Алга таба да безнең шатлык-куанычларга куанып, безне сөендереп гомер ит. Балалар, оныклар янәшәсендә бәхетле картлык кичерергә язсын сиңа. Шушы якты көннәрдә, зәңгәр аяз күкләрдә сикәлтәсез гомер сукмагында атларга язсын Ходай.
Зәңгәр күктә кояш мәңге балкыр,
Кошлар сайрар, очар күбәләк.
Теләгебез: тыныч тормыш сиңа,
Озак яшик әле бергәләп.
Гомерең матур узсын,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев