Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Анна Степановна Федотовага 30 июньдә 85 яшь тула.

28 июня 2019, 07:57

735

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син үзеңнең гомер юлыңдагы киртәләрне акыл көче белән җиңдең. Без синең сабыр, уңган, тынгысыз җан булуыңа сокланабыз. Балаларың, оныкларың өчен җан атып, борчылып яшисең. Син безне җан җылысын биреп, яратып тәрбияләп үстердең.  Барысы өчен дә зур рәхмәт  сиңа. Әниебез, синең йөзеңдәге бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең ныклы булсын. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларың, оныкларың белән нигезебез тулып, гөрләп торсын иде. Сиңа күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез гомер, бәхетле картлык кичерүеңне телибез. Алдагы көннәреңдә сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен иде.
Әле һаман без дип яшисең син, әни,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, синең өчен
Нинди игелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет-шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул барыбыз өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев