Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Гөлсинә Гыйльметдин кызы Сибгатованың 5 июльдә туган көне булды.

06 июля 2018, 08:24

761

0

0

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кадерлебез, сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, озын гомер кичерүеңне телибез.  Әле күп еллар бәхетле әни, яраткан әби булып гомер кичерергә язсын. Син бит безнең өчен иң кадерле кеше, син булганда гына өебез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Синең йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр насыйп булсын.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк
Беркем дә юк дөньяда!
Зәңгәр күктә кояш мәңге балкыр,
Кошлар сайрар, очар күбәләк.
Теләгебез: тыныч тормыш сиңа,
Озак яшик әле бергәләп.
Иң изге теләкләр белән балаларың,
оныкларың, оныкчыкларың.  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев