Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Әнвәр Заһидулла улы Ганиевның 22 майда 85 яшьлек юбилее.

18 мая 2018, 10:23

714

0

0

Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Әнвәр Заһидулла улы Ганиевның 22 майда 85 яшьлек юбилее.

Кадерле әткәй! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Якыныбыз безнең, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әнкәебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа Сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет- шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлчирә һәм барлык балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев